“Өченче буын” спартакиадасы

7 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында “Өченче буын” пенсионерларның спартакиадасы узды.  Безнең  авыл җирлегенең  командасы да бик актив катнашты. Ярышлар спортның җиде төре – кул көрәше,  таяк, аркан тарту, гер күтәрү, ераклыкка сикерү,  өстәл теннисы, кызыклы эстафета буенча барды. Безнең ветераннар командасы 3 урынны яулады.  Көне буена сузылган спартакиададан өлкәннәребез күтәренке күңел белән таралышты.

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 13 ноябре, 09:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International