Теләче муниципаль районы участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен уку булып узды

2014 елның 18 февралендә Теләче муниципаль район Советының актлар залында  участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен уку булып узды. Укуларны Теләче муниципаль район  Башлыгы урынбасары Айрат Гилван улы Фатхуллин, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Кыям улы Җәләлов, территориаль сайлау комиссиясе сәркятибе Илүсә Мансур кызы Шәфигуллина алып барды.

            Уку барышында Теләче муниципаль районы Башлыгы Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән территориаль сайлау комиссиясе сәркятибе Шәфигуллина И.М. һәм Теләче-1 участок сайлау комиссиясе әгъзасы Сайфуллина Г.А. бүләкләнде.

            Семинар ахырында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде

Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 18 февраль 2014, 11:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования