Грантлар тапшыру тантанасында катнаштык

 30 июнь көнне мәркәзебез Казанда   Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 1млн сумм күләмендә грантлар тапшыру тантанасы булып узды.  1 млн сум күләмендә грантлар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә “Киләчәк” 2010-2015 елларга ТР да мәгариф стратегияләре кысаларында өченче тапкыр тапшырыла. Грантлар балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы 50 балалар бакчаларына бирелә,шул балалар бакчалары  исемлегенә  Алан балалар бакчасы да кергән иде. Аларга мактау грамотасы һәм 1 млн сумга сертификат тапшырылды.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International