Күкчә авылында Сабантуй

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Күкчә авылында Сабан туе 5 июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә  авыл халкы гына түгел, төрле кунаклар җыелган иде. Бәйрәмдә халык күңелле ял итте, уен, җыр һәм биюләрдә катнашты. Сабантуй батыры булып  Нургалиев Раил калды.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 14:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International