12 ноябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында Алан авылында яшәүче “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы “ Даутова Люция Шәфыйк кызының 80 яшьлек гомер бәйрәме билгеләп үтелде. Люция апа белән аның тормыш иптәше Фәрит абыйның бергә яшәүләренә дә 55 ел- Зөбәрҗәт туй иде бу көнне. Аларны юбилей белән котларга Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г., укыткан укучылары , укытучылар коллективы, туганнары, дуслары, һәм мәдәният хезмәткәрләре килде. Юбилярларга чәчәк бәйләмнәре, һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр теләнде.
Соңгы яңарту: 2016 елның 17 ноябре, 08:15