21нче март - Дөньякүләм шигърият көне

Шигърият - ул үзе бер тылсым диләр. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 21нче март - Дөньякүләм шигърият көне билгеләп үтелү дә юкка гына түгел. Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авылдашлар арасында "Ач, шигърият, серләреңне" дип исемләнгән флешмоб игълан ителде. Бу көнне Баландыш халкының олысы да, кечесе дә төрледән-төрле матур шигырь укыган видеолары белән уртаклашты. Аеруча да куандырганы - шигырь сөючеләр арасында нәни дусларыбызның күп булуы. Һәр катнашучыга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да шундый актив, иҗат сөюче булып калуыгызны телибез

Поэзию часто сравнивают с волшебством. Действительно, читая или слушая стихи, можно отвлечься от повседневности, расслабиться и развить свое духовное богатство. Не зря ежегодно 21-ое марта отмечается Всемирный день поэзии. В честь этого работники Баландышского СДК и библиотеки организовали среди односельчан флешмоб под названием "Ач, шигърият, серләреңне". Представители каждого возраста активно участвовали во флешмобе и делились своими видео. Больше всего порадовало то, что среди любителей стихов оказалось много детишек. Благодарим каждого участника и желаем дальнейших творческих успехов

Последнее обновление: 23 марта 2022 г., 10:36

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International