Гаилә көне

2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.  Ә 15 май -  Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Безнең гаилә – тату гаилә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрделәр. Очрашуга 50 ел бергә гомер итүче Шамгун абый белән Гөлсинә апа Насибуллиннар гаиләсе, 52 ел бергә яшәүче Наил абый белән Саймә апа Сәйфетдиновлар гаиләсе һәм 64 ел бергә иңне – иңгә куеп гомер итүче Рәис абый белән Мәргүбә апа Фатхуллиннар гаиләләре чакырылды. Авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. бәйрәм белән котлап изге теләкләрен теләде. Кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак таныштык, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте, ахырдан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2024 год объявлен в России Годом семьи. А 15 мая-Международный День семьи. Семья-основа нашей жизни, будущее государства. Создать красивую семью, уважать друг друга, помогать друг другу – священный долг каждого из нас. В честь этой даты работники культуры д.Средняя Меша провели встречу за круглым столом “Безнең гаилә – тату гаилә”. На встречу были приглашены семьи Насибуллины, прожившие вместе 50 год, Семьи Сайфутдиновы, прожившие вместе 52 года, и Семьи Фатхуллины, прожившие вместе 64 года. Глава сельского поселения Мухаметшин Р. Ш. поздравил с праздником и пожелал добрых желаний. Мы поближе познакомились с приглашенными семьями, раскрыли секреты крепкой и дружной семейной жизни. Встреча продолжилась чаепитием, в завершении были вручены памятные подарки.

Последнее обновление: 23 мая 2024 г., 10:05

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International