Аның максаты - республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, шулай ук экстремизм һәм терроризмны профилактикалау. 20 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә әлеге айлык кысаларында "Без - экстремизмга каршы" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Г.М. 1-4 сыйныф укучыларына терроризм һәм экстемизмның куркынычлыгы турында сөйләде.