Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район эшмәкәрләре Советы рәисе Шамил Борһанов җитәкчелегендә узган очрашуда сүз авыл халкының эшмәкәрлек юнәлешендәге активлыгын тагын да арттыру, моның өчен дәүләт ярдәмнәре бирү, крестьян-фермер хуҗалыклары, ярдәмче хуҗалыклар нигезендә кооперативлар төзү турында барды. Райондашларыбыз алдында әлеге теманы яктыртып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формалары бүеге белгече Дамир Гыйләҗиев, республиканың фермерлар һәм крестьян хужалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров һәм Казан кооперация институты проректоры Юлия Вәлиевалар чыгыш ясады. Азактан алар авыл кешесен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Бүгенгедәй очрашу 2018 елның февраль аенда ТР Икътисад министрлыгы белгечләре катнашында узачак.