Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигърият дөньясына сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе төзелде. И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) исемле әсәрләре дөнья күрә. 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И. Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе » дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исемгә лаек була.