Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террористлар яшьләрне үз юлларына бастыру өчен бик күп кызыксындыру алымнары уйлап чыгаралар. Менә шуларны кисәтү, яшьләргә аңлату максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән“ Терроризмга нәфрәт”дип исемләнгән әңгәмә оештырдылар. Әңгәмә 9 сентябрь көнне үтте.