Тюлячинская межпоселенческая библиотека предлагает вниманию читателей выставку-просмотр «Каждый человек имеет право…»

28 марта 2019 г., четверг

Юриспруденция буенча китаплар укырга юрист һәм бу өлкәдә эшләүче кешеләргә генә түгел, ә башкаларга да кирәк. Һәр кеше үз хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш. Чөнки хокукый белемсез булу җаваплылыктан азат итми. Кеше элегрәк дәүләтебезнең хокукый нормалары белән таныша башлаган саен, аңа үзенең гражданлык абруен яклау, үз хокукларын белү һәм яклау җиңелрәк булачак.

Күргәзмәдә киң даирә укучыларга исәпләнгән монографияләр, җыентыклар, белешмә басмалар тәкъдим ителгән.

Күргәзмәнең максаты - юридик нормаларны һәркемгә дә аңлаешлы итү.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International