26 апреля язгы шәфкатьлелек атналыгы акциясенә кушылып Сауш авылы китапханәчесе тыл ветераны, мәдәният йорты һәм китапханәдә җыештыручы (техник хезмәткәр) булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мубаракова Равия апа янына барып хәл белде. Равия апа бүгенге көненә шөкер итеп, хәерле – имин еллар теләп, онык – оныкчыкларын кайгыртып,газета –журналлар укып, кул эшләре белән утыра. Ветеран белән яшь чаклары, бергә эшләгән вакыттагы истәлекләр сөйләшенде. Үзен онытмаганга, бик канәгать булып озатып калды.