3 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Как интересен мир в библиотеке» дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Район балалар китапханәсе ел саен яңа укучылар кабул итә һәм аларга экскурсияләр оештыра. Бүген беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Матур итеп бизәлгән «Книги – наши добрые друзья» китап күргәзмәсенә аерым игътибар бирелде. Балалар белән презентация аша дөньяның иң зур һәм гадәти булмаган китапханәләренә сәяхәт кылынды. Шулай ук китаплар белән дөрес эш итәргә, аларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.