15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Шул уңайдан 17 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ак таяк – ярдәмче һәм яхшы дус”, дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде дип тәмамланды әңгәмәбез.