7-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирының финал этабы уеннары узды.
Әлеге ярышта республика районнарыннан җыелган яшь уенчылар катнашты. Районыбыз данын безнең Баландыш төп мәктәбенең 5 кешедән торган укучылар командасы яклады. Алар: Мубаракшина Ч., Мухаметшина Р., Заббарова Ф., Хайрутдинов И., Тимербаев Р.