8 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәчесе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дип исемләнгән IV төбәкара акция кысаларында «Н.М.Павлова иҗаты белән танышабыз» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде. Яшь китап укучылар зур кызыксыну белән Нина Михайловна Павлованың язучы, балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр авторы, галим — үсемлекче, биология фәннәре докторы икәнен белделәр. Балалар аның, безне әйләнә-тирә дөньяга игътибар белән карарга, табигатьне яратырга һәм сакларга, бөтен тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә торган искиткеч китаплары белән таныштылар. Акция Нина Павлованың «Крылатка — неудачница» әкиятен уку белән тәмамланды.