Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, "Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр" –исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада татар халкының телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән иҗат әсәрләре – риваятьләр һәм легендалар, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, халык җырлары турында сөйләштеләр, бәет һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. “Туган телнең асыл байлыклары” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.