Язгы каникуллар дәвамында Баландыш төп мәктәбе үз эшчәнлеген дәвам итте. Түгәрәкләр , дәрестән тыш эшчәнлек, бәйгеләргә әзерлек , индивидуаль әңгәмәләр расписание нигезендә алып барылды. Тәрбиядән кала, уку эшчәнлеге әлбәттә беренче урында тора. Чыгарылыш сыйныф укучылары белән һәр көнне төп дәүләт имтиханына әзерлек алып барылды.Алар математика һәм рус теле фәннәре буенча белемнәрен тирәнәйттеләр, ныгыттылар.