3 сентябрь көнне безнең ил терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтте. Без исә, китапханәчеләр, үз чиратыбызда, терроризмга мәгълүмати каршылык күрсәтергә һәм әлеге куркыныч күренешне профилактикалауга үз өлешебезне кертергә тиеш. Шул максат белән Теләче балалар китапханәсе «Без терроризмга каршы!» дип аталган квилт оештырдылар. Укучылар терроризмның нәрсә икәнлеге, аның нинди төрләре һәм максатлары булуы, терроризм тарихы турында белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актлары искә төшерелде. Алдан ук беркетелгән кәгазь кисәкләре белән плакат әзерләнде, аларга һәркем тынычлык, игелек һәм гаделлек турында үз теләкләрен язды. Ахырда балаларга бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк дигән теләкләр белән зур булмаган бүләкләр таратылды.