Баландыш төп мәктәбендә -Яшь герой-антифашистлар көненә багышланган “Сугыш елларының каһарман балалары” дип аталган батырлык дәресе үтте, анда 2-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Чарада “Яшь геройлар” видео презентациясе күрсәтелде. Укучылар шушы истәлекле датаның тарихы белән танышты. Алар педагог-оештыручы һәм отряд вожатыйларының мәктәптә дәреслекләрен калдырып кулларына винтовка һәм гранаталар алган герой пионерлар турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар. Яу кырларында һәлак булган, оккупациядә җәзалап үтерелгән пионерларның исемнәрен белделәр. Бөек Ватан сугышы елларында яшь геройлар – Л.Голиков,М. Казей, В. Дубинин, З. Портнова, В. Котикның һәм башка бик күпләрнең батырлыгы бүген балалар өчен каһарманлык һәм Туган илгә сөю үрнәге булып тора.