Праздничный вечер

3 марта 2022 г., четверг

26 февраль көнне Казаклар авыл клубында китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Сәламәт яшүсмер – өметле киләчәк” дип исемләнгән ​ бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне үзенең изге теләкләре белән авыл клубы мөдире Мөхәмәдиев Мөнәвәр Исмәгыйл улы ачып җибәрде. Булачак солдатлар җитезлек, тапкырлык һәм зирәклектә көч сынашты. “Авыл яшьләре” һәм “Яшьлек” командалары бу ярышларда сынатмадылар, үзләрен чын ир-егетләр итеп күрсәтә алдылар. Тамашачыларыбыз егетләрнең һәрбер уңышына кул чабып, аларга дәрт өстәп тордылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International