Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә башлангыч мәктәптә“Үз ана телем – минем өчен иң матур тел” дип исемләнгән тематик сәгать уздырды. Укучылар туган тел тарихы, туган тел турында мәкальләр, табышмаклар, әйтемнәр белән таныштылар, матур шигырьләр укыдылар. Чара ахырында күмәк Туган тел җыры башкарылды.