Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. 16 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре катнашында “Экстремизм һәм террор афәтеннән сак булыйк“ дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Сүз террорризм һәм экстремизмның асылы, аның китергән афәтләре турында барды. Шулай ук үзеңнең һәм башкларның иминлеген саклау кагыйдәләре әйтелде.