Уңган-булганлык бәйгесе

5 августа 2022 г., пятница

Бүген җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәтенең Балыклы авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында районкүләм савымчылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесе булып үтте.

 Чараны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады:

Узган хуҗалык елы җиңелләрдән булмады. Җәйнең чамадан тыш коры килүе эшебездә, тормышыбызда өстәмә авырлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, мөхтәрәм терлекчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә узган ел терлекчелек продукциясен җитештерүдә  105% үсешкә ирешә алдык.  Моның өчен сезнең алда баш иям, хөрмәтле терлекчеләр! Быел да мул продукция җитештерергә тулы мөмкинлегебез бар. Чөнки урыннарда җитрәлек күләмдә терлек азыгы әзерләнә, басу-кырларда мул булып иген уңышы өлгереп килә. Моның барысын да яхшыга юрыйк! Бүгенге бәйге-бәйрәмдә бер-берегез белән ярышып, аралашып, концерт программасын тамаша кылып, ял итеп, ел буена җитәрлек көч-егәр алып китегез, - дип мөрәҗәгать итте ул терлекчеләребезгә. 

Көн буе дәвам иткән киеренке ярышта савымчылар арасында  җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте савымчысы Гөлия Абдуллина җиңүче булса, ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесендә исә беренче урынга “Чулпан ширкәтеннән килгән Әлфия Кадыйрова лаек булды.

Призлы урыннарга лаек булучылар һәм башка төрле номинацияләр буенча бүләкләнүчеләр турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз. Түбәндәге фотоларда сез бәйгенең чагылышын күрәсез.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International