«Нечкәбил-2022» 

20 сентября 2022 г., вторник

17 сентябрь көнне Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Нечкәбил-2022»  - XVII гаиләләр фестиваленең республика туры узды. Биредә  зона этапларында җиңү яулап сайлап алынган республикабызның 21 районыннан 28 гаилә катнашты. Әлеге чарада безнең районнан ике (!) гаилә: Субаш авылыннан Петр һәм Зоя Павловлар, Теләчедән Фәиз һәм Рада Әхмәтгаязовлар гаиләсе катнашып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирештеләр: Павловлар гаиләсе "Халык традицияләре" номинациясендә,  ә Әхмәтгаязовлар "Уңыш баскычлары" номинациясендә лауреатлар, "Күркәм гаилә тормышы" дип исемләнгән инша язу бәйгесендә Рада Әхмэтгаязова - 1 урын, Зоя Павлова - 3 урын, шулай ук "Рәхмәт, әни" бәйгесендә Зоя Павлова беренче, аш-су конкурсында 3 урынны яулады. Павловлар һәм Әхмәтгаязовларны уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фестивальнең финалы ноябрь аенда шулай ук Казанда узачак дип көтелә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International