Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән оештырылган. Бу көнне бөтен дөнья буенча, шул исәптән Россиядә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Иске Җөри урта мәктәбендә Теләче районы прокуроры урынбасары белән очрашу узды. Ахунов Р. И. 8-11 сыйныф укучылары алдында «коррупциягә каршы көрәш»темасына лекция белән чыгыш ясады.