1992 елның 7 феврале-Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе-Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне, Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты диреторы белән берлектә «Республикам символлары» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар белән герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында аралаштык. Викторина биремнәре аша белемнәребезне тикшердек. Татарстан Республикасы Гербы - республикада яшәүче һәр кешенең горурлыгы. Чөнки, безнең герб әхлак байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, алгарыш кебек күркәм сыйфатларны раслый.