“Афганистан в наших сердцах”.

1 марта 2023 г., среда

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул Әфган сугышы!

17 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә “Афганстан безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз Галлямов Мулланур һәм Гимадиев Фәнисләр катнашты.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International