23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. 21 февраль көнне бәйрәм уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханә хезмәткәре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Ватанга хезмәт итәм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.