З0 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме.

30 августа 2023 г., среда

Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус-тату, матур гомер кичерә. Районыбыз халкы әлеге бәйрәмне күтәренке кәеф, матур хезмәт күрсәткечләре белән каршы ала. Бүген игенче механизаторларыбыз игеннәрне урып-җыюда, киләсе ел уңышына нигез салуда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшли, уңган-булган терлекчеләребез фермаларда тырышып хезмәт куя. Медицина, мәгариф, мәдәният, спорт кебек социаль өлкәдә хезмәт куючыларның да һәм эшмәкәрләребезнең дә хезмәте бары мактауга лаек. Мөхтәрәм райондашлар! Гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызда муллык, бәрәкәт теләп калабыз. Ил-көннәребез тыныч булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International