Бу инде яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Спортның әлеге төрен малайлар, кызлар үз иттеләр. Уңышлары да куанырлык, республика күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре җирлектә картингның популярлаша баруын дәлилли.
Балаларның бу кызыклы, файдалы шогыльләре алдагы тормышларында ярдәм итәр, алар бер кайчан да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаслар дип ышанасы килә.