Азык-төлек, гигена кирәк- яраклары, җылы киемнәр, төзелеш матераллары һәм башка кирәк- яраклар җыйналган иде. Әлеге ярдәм өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга чакырылганнарнын хезмәт итүен азга булса да җиңеләйтер дип ышанасы килә. Бу юлы да сәфәргә Саба егетләре белән Фәнил Әхмәтвалиев белән Ирек Әхмәтвалиевлар кузгалды. Аларның исән- сау барып җитүләрен теләп калабыз, ә якташларыбыз тизрәк туган якларыбызга кайтса иде.