Узган атна азагында һәм ял көннәрендә безне аномаль һава торышы сынады. Бериш көннәрне 30-35, төннәрен 40-42 градуска кадәр суытты. Шуңа да карамастан, районыбызның авыл мәдәният йортлары, клублар үзләренең эшчәнлекләрен туктатмадылар.
Киресенчә, республика программасы нигезендә төзелгән, төзекләндәрелгән җылы, якты, чиста һәм уңайлы мәдәният учакларында “Национальные достояние - “Милли хәзинә” дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль конкурсы концертлары гөрләде. Мәсәлән, аның чираттагысы, сигезенче җирлек буларак, 8 декабрь көнне, Сауш авылы мәдәният йортында узды.