«Балкыш» республика фестиваленең зона этабы узды.

5 марта 2024 г., вторник

Бүген Арча район мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» республика фестиваленең зона этабы узды.

Әлеге чарада Теләче районы үзешчән сәнгать осталары да катнашты. Быел фестиваль истәлекле датага – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Фестиваль Татарстанда яшәүче өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу, рухи үсеш өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International