Бүген "Теләче - Арена" боз сараенда 2023 - 2024 ел Теләче хоккей лигасы сезоны тәмамланды.

17 марта 2024 г., воскресенье

- Уеннарда 8 команда катнашты. 56 уен уйналды. Ел дәверендә барган уеннарның җиңүчесе Иске Җөри хоккей командасы. Җиңүчеләргә кубокны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды. Шулай ук бүгеннән плей -офф уеннары башланып китте. Анда да сигез команда көч сынашачак, - диде районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International