Олы Нырсы авыл җирлегендә урнашкан сайлау участогында 98 яшьлек сугыш ветераны Алексей Иванович Писарев та сайлауга килеп, үз тавышын бирде.
Сайлауга килүчеләр белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов һәм хәбәрчебез Эльмира Котдусова да аралашты.