Профилактик чара үткәрделәр

21 марта 2024 г., четверг

23 марттан мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Торак пунктлардагы юлларда да киеренкелек бермә-бер арта. Чөнки каникул вакытында балалар күп вакытларын урамда уздыралар.
 Бүген Теләче авылының үзәк урамында Теләче урта мәктәбенең “Яшь армия”, Иске Җөри урта мәктәбенең яшь юл хрәкәте инспекторлары, Беренчеләр хәрәкәте вәкилләре - юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов, Саба районы  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД оешмасы җитәкчесе Наилә Бәдриева  “Язгы каникуллар” дип исемләнгән профилактик акция үткәрде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International