«Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятисенә караган «Маяк» кафесында быелгы Рамазанның соңгы Ифтары булып үтте.

9 апреля 2024 г., вторник

«Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятисенә караган «Маяк» кафесында быелгы Рамазанның соңгы Ифтары булып үтте. Ул авыл хуҗалыгы предприятияләре иганәсенә үткәрелде.
 
Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Ул үзенең чыгышында язның хәере белән килүен, елның булуын теләде. Шулай ук, бу кич бирегә килүчеләрнең күңелендә район имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның үтемле вәгазьләре белән дә истә калачак. Ифтарда катнашучылар аларның догаларын тыңлап, бергәләп ахшам намазын укып, тәгам җыярга залга уздылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International