Гаилә учагы Теләчегә кайтты

24 июля 2024 г., среда

2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды. 

Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының кыйпылчыгын үзләренең регионнарына алып кайттылар. Безнең республикабызда да гаилә учагы районнан районга күчеп йөри.

2024 нче елнын 22 июлендә гаилә учагы Кукмара районыннан Теләче районына тапшырылды. Бу җаваплы бурыч районнын күркәм, социаль актив, күпбалалы Гаяз Илияс улы белән Айгөл Рифкат кызы Кашаповлар гаиләсенә йөкләнде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International