Акция "Помоги собраться в школу"

12 августа 2024 г., понедельник

Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу - яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек.

Чөнки нәкъ шушы вакытта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт ала, август ае, елның-елында, киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза.
"Теләче - Август" компаниясе дә  Үзәк, Тиләҗе, Иске Җөри, Шармыш, Сауш һәм Екатериновка, Ачы авылыннан беренче сыйныфка  баручы балаларга, якыннары өлешчә мобилизация кысаларында булучы укучылары, тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрнең балаларына мәктәп кирәк- яраклары тапшырды. Очрашу укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Эльмира Әхмәтҗанова.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International