«Добродело» иҗтимагый файдалы Хәйрия фонды Теләче муниципаль районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм хатыннары өчен хәйрия акциясе үткәрде.

20 августа 2024 г., вторник

«Добродело» иҗтимагый файдалы Хәйрия фонды Теләче муниципаль районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм хатыннары өчен хәйрия акциясе үткәрде.

Алар балалар өчен Казан шәһәре буенча экскурсия, төшке аш белән чын бәйрәм оештырганнар. Балалар безнең гүзәл илебез тарихы турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук Казан циркында булып яңа искиткеч шоу карадылар. Чарада шулай ук, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбарсары Динар Гыйниятуллин да катнашты, һәм оештыручыларга чәчәкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Әлеге акциядә катнашучылар 
«Добродело» иҗтимагый хәйрия фонды  директоры Фидаиль  Шигаповка, аның ярдәмчесе Гөлназ Шигаповага һәм  район Советы оештыру бүлегенең баш белгече Гүзәлия Әүһәдиевага зур рәхмәтен җиткереп,  файдалы хезмәтләрендә зур уңышлар теләп кала! 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International