Чисталык һәм матурлык бәйгесе

4 сентября 2024 г., среда

Предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча смотр-конкурс – бәйге игълан ителә. Бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештыра. 

Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнаша аласыз:


- «Иң яхшы авыл җирлеге " (1, 2, 3 урын);
- «Чәчәкле ишегалды " (1, 2, 3 урын);
- "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын);

-“Иң яхшы төзекләндерелгән авыл” (1, 2, 3 урын);

-“Заманча бакча” (1, 2, 3 урын).

Бәяләү критерийлары: территорияне бизәүдә иҗади инициатива күрсәтү; ял итү урыннары (беседкалар, эскәмияләр) булу; матур итеп бизәлгән клумбалар, газоннар булу һәм аларны карап тоту; территорияне җыештыру, ремонтлау, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча уртак эштә авыл халкының да катнашуы.

Катнашу өчен гаризаларны  түбәндәге адрес буенча әле дә кабул итәбез: Теләче авылы, Луговая урамы, 6 а йорт, e-mail: tulinf@rambler.ru («Теләчеинформ» ) яки 89393967641 номеры.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International