Бу изге төшенчәләр күңелне һәрчак дулкынландырып, матур балачакка алып кайта. Балачагыңны үткәргән җирдән дә якынрак, сөйкемлерәк бернәрсә дә була алмый. Әйе, туган авылыбызның үзенә генә хас урыннары, кырлары,болыннары бар. Авылыбызның елга - күлләре генә дә ни тора! 13 октябрь көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә "Авылым урамнары ни сөйли?"дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Чара барышында укучылар авылның үсеше һәм тарихы, авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында белделәр. Авыл урамнарының, елга-күлләренең, чишмәләренең атамалары белән таныштылар. Якташларыбызның туган як турында шигырьләрен укыдылар.