Ул —мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем... Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 декабрь көнне “Үзәкләрне өзә моңнары”дип исемләнгән мөнәҗәтләр уку кичәсе үткәрделәр. Бу күркәм чарада “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар катнаштылар. Алар мөнәҗәтләр көйләделәр.