5 декабрь көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә Россия Федерациясендә волонтер көненә багышланган «Делаем добрые дела-делаем мир лучше», дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар волонтерлык хәрәкәтенең кайда һәм кайчан барлыкка килүен, аның безнең илдә ничек барлыкка килүен, волонтерларның бүген үз эшчәнлекләрендә файдалана торган эш юнәлешләре, кешеләргә риясыз ярдәм итүләре турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар волонтерның һәрвакыт яхшылык, өмет һәм мәхәббәт алып килүе турында фикер алыштылар. Һәм һәркем волонтер була ала, иҗтимагый тормышның кирәк булган теләсә кайсы өлкәсендә. Волонтерның максаты мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.