Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдырган термин булып санала. Шул уңайдан 28 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре " Фаҗига кабатланырга тиеш түгел” дигән исем астында тематик сәгать үткәрделәр. Алар яшьләрне Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар. Кызганыч статистика күрсәткәнчә, Освенцим миллион ярымнан да ким булмаган гаепсез кешеләрне, шул исәптән хатын-кызлар һәм кечкенә балаларны һәлак иткән. Кайгылы бәйрәм көне Холокост корбаннары турында онытырга мөмкинлек бирми һәм бөтен дөнья гражданнарына аларны искә алу мөмкинлеге бирә.