9 декабря исполняется 125 лет со дня рождения выдающегося татарского поэта Хасана Туфана.

10 декабря 2025 г., среда

Ул күпсанлы лирик, публицистик, сатирик шигырьләр, поэмалар һәм балладалар, тематик шигырь цикллары иҗат итә. Хәсән Туфан тормыш һәм иҗат юлы дәвамында нинди генә хәлләргә очрамасын, беркайчан да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның иҗаты халык әдәбиятына нигезләнеп, татар классик поэзия традицияләрен үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Шулай ук ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар һәм лирик композициянең классикага әверелердәй үрнәкләре белән баета.                                      Әлеге көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Йөрәкләр Туфанга тартыла» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә шагыйрьнең шигырьләр, поэмалар, сайланма әсәрләрдән торган китаплары тәкъдим ителде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International