23 февраль – ул бары тик хәрбиләр бәйрәме генә түгел, ә барлык ир-атлар өчен дә кадерле көн, чөнки һәркем күңелендә Ватанны, гаиләне саклаучы һәм яклаучы! Шул уңайдан 22 февраль көнне Айдар авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Армия хезмәтен зурлап» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге бәйрәм күңелле кич утыру рәвешендә үтте: җырлар, биюләр, мәзәкләр, шигырьләр һәм такмаклар белән үрелеп барды. Чара барышында яңгыраган концерт номерлары, җылы котлаулар һәм ихлас елмаюлар – барысы да Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.