"Конструктив диалог" чарасы

13 марта 2026 г., пятница

"Татарстан Республикасының иҗат яшьләре академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе белән берлектә, "Киләчәк" яшьләр үзәгендә, күчмә "Конструктив диалог" чарасын оештырды.

Чарада катнашучылар террорчылыкны профилактикалау, куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру һәм психологик сәламәтлеккә ярдәм итү буенча лекцияләр тыңлады, белем бирү уеннарына, квизларга актив кушылды һәм файдалы киңәшләр алдылар. Спикер буларак Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясенең яшь белгечләре чыгыш ясады.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International